Рецензия на «Волшебная страна - библиотека - на татарском языке» (Фания Фаррахова Тухватуллина)
Тылсымлы ил -китапханә Куркытмыйдыр яңгыры, Карамыйбыз без җилгә. Көтә, рәхмәт яугыры! - Килдек тылсымлы илгә. Рәт-рәт тора китаплар: " Мине ал, - да, - мине ал!" Рухи азык бит алар, Күңелләргә май һәм бал. Киштәләрендә тәртип, Күрмим тузан, тапларны.- Булсын өчен генә дип, Куймыйлар китапларны! Нәрсә ничек микән дип, Аптырап син йөргәнче, Китапта җавап бар бит, - Киңәшче ул, ярдәмче! Җаваплар оста качкан Битләрендә китапның. Акыллы була ачкан Бик күп серләрен аның. 2023 ел Фания Фаррахова Тухватуллина 16.09.2023 09:00 Заявить о нарушении
Перейти на страницу произведения |