Танзиля Амирхан - написанные рецензии

Рецензия на «Кадерле энием, бэйрэм белэн!» (Танзиля Амирхан)

Кадерле әнием, бәйрәм белән!

Олгайсам да, мин бит бала,
Чын күңедән йөрәк яна.
Килү шатлык, тик бер ара–
Китү көннәрең җитеп бара.

Күңелгә рәхәт синең янда–
Әллә шифаң бармы канда?
Нурлы йөзеңдә сихри караш-
Көлемсерәп – үзенә тарта.

Балам, – дигән, җылы сүзләр,
Таштай каткан җанны өретә.
Син салган тәмле чәйләр,
Бар сырхауданда терелтә!

Әнием! Озак яшә кояш сыман,
Якты нурлар таратып.
Яңгырасын ойдә синең азан,
Тавыш моңнары таратып.

Котлы булсын бәйрәм көнең!
Тыныч типсен йөрәгең!
Шатлык, саулык тулы булсын,
Мул ризык агып торсын!

08.03.2024.

Танзиля Амирхан   08.03.2024 00:33     Заявить о нарушении
Рецензия на «Вагиза Амирханова с Юбилеем!» (Танзиля Амирхан)

Вагиз абыем Амирхановны котлыйм Юбилее белән!

Кадерле абыем,
Чын күңелдән сине котлыйм
Гомер бәйрәмең белән!
Йөрәгемдә син һәркайчан –
Фәрештәм итеп беләм.

Чыга мени соң ул истән:
Кичләрен сине көткән,
Чәйләр өчеп, шау-гөр килеп,
Бездә кунып син киткән.

Иртән кыю урамга мин –
Уйнарга чыга идем,
Чәчне тартып кыйнасалар,
Синең белән куркыта идем.

Син, ятим балага таяныч –
Булуыңны белдеңме?
Җан булмаса кан тарканын,
Берәр вакыт сиздеңме?

Чәчләр агарып, җыерчыклар –
Күзләргә үрелсәдә,
Оныта алмыйм, син гел истә,
Бик күп еллар үтсәдә.

Рәхмәт укып син барына,
Шатланып гомер күрәм,
Яшь чак сыман-терәк итеп,
Горурлык үземдә сизәм.

Яшә абыем бик күп еллар,
Иркен сулап дөньяда,
Зәңгәр күктән мул-ризыклар,
Яуып торсын дәръяңа.

Гаилә бәхете-тигез тормыш,
Тамыр җәйсен түрегездә,
Тоныч өйдә мөһим балалар,
Рәхәт күрсәтсен үзегезгә.

Кайнар сәләмнәр белән сеңелең Танзиля.

02.01.2024.

Танзиля Амирхан   25.01.2024 14:52     Заявить о нарушении
Рецензия на «С Новым - 2024 годом, друзья!» (Танзиля Амирхан)

Яңа ел белән дуслар!

Ел артыннан еллар уза,
Сизмичәдә калабыз,
Менә инде тагын бер ел,
Бүген озата барабыз!

Китәсе елны ачуланмый,
Амин кылып барлыкка,
Бәхилләшеп - усалланмый,
Озатыйк үзен тарихка.

Тарыкмый бар мәкерләргә,
Сабырлык сорап күңелләргә,
Каршы алыйк Яңа килгәнен -
Өмет ягып йөрәкләргә.

Ә мин сезне чын күңелдән
Яңа ел белән котлыйм!
Ул сезгә һәр хыялларны,
Тормышка ашыруын телим!

Сугыштагы бар егетләр,
Исән әйләнеп кайтсыннар.
Әрнегән ана, бала яшьләре,
Кабат тама күрмәсеннәр!

Шатлык, саулык һәм бәхет,
Тау-тау өеп китерсен.
Гаилә җыелган һәр табынга,
Иман нурын иңдерсен.

31.12.2023.

Танзиля Амирхан   01.01.2024 11:30     Заявить о нарушении
Рецензия на «Хаклы зиндан» (Танзиля Амирхан)

Тудыручы бер Аллам
Синдә минем бар дөньям!
Иксез-чиксез үз дәрьяң,
Һәрбер җан синең балаң!

Синең кулда зур таулар,
Теләсәң ташлар кайнар,
Давыл күтәреп диңгез дә,
Югалтыр үз чиген дә!?

Мәрхәмәтең бик чиксез,
Түзәсең барын сүзсез,
Ә, кайбер җаннар итенә,
Синең барны сизмичә.

Чуар төстә ирләр күреп
Өметеңне эздеңме?
Оят гамәл кылучыга –
Хак зиндан бирдеңме?

Әллә упкын дәрьясына
Утрауларын алырсың?
Америка белән рәттән,
Европасында тагырсың!?

Алар иблис кармагында,
Тетрәтәләр җир шарын,
Корал биреп “дусларга”,
Дошман ясыйлар һәр барын.

Әрнегән аналарны,
Гомерсез балаларны,
Көелып торган бомбадан –
Син генә бит яклаучы!

Аллаһым,
Ач дошманның күзләрен,
Көтмә аның үлгәнен,
Дөньялыкта ул тезләнсен,
Бар хатасын төзәтсен –

Кодрәтле Раббым, – диеп,
Баш исен ул алдыңда!
Усал гамәл кылмаска,
Вәгъдә бирсен барсына.

23.11.2023.

Танзиля Амирхан   25.11.2023 21:12     Заявить о нарушении
Рецензия на «Анам теле татарча!» (Танзиля Амирхан)

Анам теле – татарча!

Ис китәрлек фикерләр
Керә башлады башыма,
Әллә картайуым инде,
Фикерләр... фикерләр...
Алар килә анам телендә,
Бишек көендә җырларым,
Кайгыларымнан терелтә,
Яшьлегемә кайткан уйларым.

Ана теле һәрбер йөрәккә,
Күз ачкан көндә иңелә,
Шәмдәй янып гомер буе,
Җылы бирә ул күкрәккә.
Иртән, төнен, авыр чакта,
Ис киткеч сүзләр таба,
Рәхәт биреп бар җаныма,
Татар сүзләрен тарата.

Дускаем, бирәм киңәш:
Тиң булсын үзеңә сердәш!
Күктәге якты йолдыз булып,
Яктыртсын ул күңелеңне,
Әрнегәндә шифа биреп,
Әйтсен яраткан сүзеңне,
"Җаным", - диеп, татар телендә,
Юатсын ул үзеңне.

13.10.2023.

Танзиля Амирхан   21.02.2024 15:40     Заявить о нарушении
Рецензия на «К 100-летию со дня рождения Махмута Гареева» (Танзиля Амирхан)

Шигыремне Махмут Ахметович Гареевның 100 еллык юбилеена багышлыйм:

Унсигез яшьлек кыю егетнең,
Кайный каны күргән хурлыктан,
Дошман таптый туган кырларын,
Көлгә әйләндереп бар дөньяны,
Ана-баланы атып мылтыктан.

Вәгъдә бирде туган Иленә,
Якларга җирен изге сугышта!
Олылар белән бер рәткә басып,
Киде шинель көзге суыкта:
-Бирешмәм, - диеп, - соңгы сулышта!

Дөрләп янды татар моңнары,
Тере балалар янган учакта.
Җир-Анабызда түзә алмады,
Барча вафат дусларын җәлләп,
Кыю егеткә кушылып елады.

Кышкы буран, көзге яңгырлар,
Суытмадылар янган йөрәген.
Нәфрәт утында төтеп дошманны,
Дүрт ел куалады Ил кырыннан,
Әрнесәдә тәннендә яралар.

Сугыш кырында чыныккан батыр,
Киң адым белән атлады дөньяда.
Йолдызлардан эзләп дуслары йөзен,
Тозлы яшьләр тамакка кунсада,
Кайвакыт әрнеп киссәдә хәтер-
Бирешмәде!

Аллаһ юлында булды хыяллары!
Җаны-тәне белән яратты үз халкын,
Җырларын, чишмәле тау буйларын!
Бар гомерен халкына бүләк итеп,
Милләт тарихын данга батырды.

Мәхмүт абый мирасы мәңге сүнмәс,
Онытмас батырлыгын безнең хәтер!
Тарихыбызда йөлдыз сыман янып,
Гасырлар аша исеме балкыр –
Җырда, халкы телендә булыр батыр!

25.08.2023.

Танзиля Амирхан   10.12.2023 14:02     Заявить о нарушении
Рецензия на «косточка манго резак отменный» (Елена Талленика)

с первой убитой во мне надеждой
ты потерял лолиту…
Елена, дорогая, очень интересный образ и глубокая философия.
Желаю тебе творческих успехов! С уважением)

Танзиля Амирхан   04.09.2023 20:15     Заявить о нарушении
Спасибо, Танзиля!
рада тебе, дорогая!
обнимаю тепло,
любя

Елена Талленика   06.09.2023 13:37   Заявить о нарушении
Рецензия на «Аерылу сагышлары» (Танзиля Амирхан)

Кыен әнием, хушлашуы,
Йөрәк ярсый телгәләп.
Кысам үзеңне куеныма,
Балам сыман иркәләп.

Йөзеңнең якты нурларын,
Күрсәт әнием күземә,
Сөртеп аккан яшьләреңне,
Бер елмай син үземә.

Каерылып карыйм артка,
Ага күземнән яшьләр.
Капка төбендә утырган әни,
Күз алдымда һәр чаклар.

Ә син әнкәй, фәрештәдер?
Каршы алып, гел озатасың,
Бәлки әле язын кайтыр, дип,
Күңелеңне юатасың.

Кош балалары да ташлый,
Кезләре үз оясын.
Биш балаң да биш якта,
Төтәдер йөрәк ярасын?

Кош язмышы һәр анада,
Борынгылардан калган.
Әрнеп көткән балаң кайтса,
Кайгы һәр йөрттан качкан,

Сагынсаңда көт син, әнием!
Сорап Аллаһтан күрешергә.
Изге догаларың намаз саен,
Көйләр юллар киләчәккә!

04.09.2023.

Танзиля Амирхан   04.09.2023 13:56     Заявить о нарушении
Татарский язык красивый и напевный. люблю в переводе строки из Габдуллы Тукая:
" Есть аул вблизи Казани, по названию Кырлай. Даже куры в том Кырлае петь умеют… Дивный край! Хоть я родом не оттуда, но любовь к нему хранил, На земле его работал — сеял, жал и боронил. Он слывет большим аулом? Нет, напротив, невелик, А река, народа гордость, — просто маленький родник. Эта сторона лесная вечно в памяти жива. Бархатистым одеялом расстилается трава. Там ни холода, ни зноя никогда не знал народ: В свой черед подует ветер, в свой черед и дождь пойдет. От малины, земляники все в лесу пестрым-пестро, Набираешь в миг единый ягод полное ведро. Часто на траве лежал я и глядел на небеса. Грозной ратью мне казались беспредельные леса."(С)

пиши на татарском , Танзиля , и сама себя на русский переводи обязательно - самые напевные стихи.
ты - умница!

Елена Талленика   06.09.2023 13:48   Заявить о нарушении
Рецензия на «Кайда ашыгасын яшьлек?» (Танзиля Амирхан)

Кайда ашыгасың яшьлек?

Яшьлек, яшьлек!
Нигә болай ашыгасың?
Ташкын суыдай гөр-гөр килеп,
Дулкын чәчтең, ярдан аштың,
Тирән диңгез дәрьясына
Шаша-таша син качтың.
Ай артыннан еллар куып
Чәчләремне агарттың.

Якты дөнья оҗмахында
Яши алам мин синсез!
Ә син мине җәлләмисең-
Судья булып, хөкем кылып:
Язмышларны буйсындырып,
Буыннарны алыштырып,
Яшел коштай уйный-уйный,
Һәрчак үзеңә караттың?

Туктап тор азрәк яшьлек,
Минем күңел түрендә!
Булса да бит ап-ак чәчләр-
Күңел соң гел унбиштә!
Хыял дигән фәрештә дә,
Киләчәккә талпына,
Язмыш сызган сызыкны да
Күрмәмешкә салыша.

10.05.2023.

Танзиля Амирхан   11.06.2023 00:12     Заявить о нарушении